83 НЧЕ ҖЫР
«Өйдән өйгә»
-
1. Бөтен җирдә өйдән өйгә
Йөрибез вәгазьләп,
Авылларда, шәһәрләрдә
Сарыкларны эзләп.
Йәһвә Алла Патшалыкны
Күктә урнаштырган.
Ул: «Бу хакта халыкларга
Сөйләгез»,— дип кушкан.
-
2. Өйдән өйгә йөреп сөйлик
Йәһвә вәгъдәләрен.
Котылачак юаш кеше,
Кабул итсә Сүзен.
Кеше иман итә алмас,
Ишетмәсә башта.
Шуны белеп, бу хәбәрне
Сөйлибез һәр йортта.
-
3. Аңлыйбыз, кайбер йортларда
Кабул да итмәсләр:
Тыңлармы, юкмы хәбәрне —
Кеше үзе сайлар.
Без китерәбез дан-мактау
Йәһвә исеменә.
Өйдән өйгә йөреп сөйләү
Безгә шатлык бирә.
(Рәс. 2:21; Рим. 10:14 дә кара.)