Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

85 НЧЕ ҖЫР

Бер-берегезне кабул итегез

Бер-берегезне кабул итегез

(Римлыларга 15:7)

  1. 1. Без сәламлибез бар килгәннәрне.

    Йәһвә үзе чакырды безне.

    Сусаучылар тормыш суын эчә:

    Рәхмәт хисе белән Алладан өйрәнә.

  2. 2. Без рәхмәтле абый-кардәшләргә,

    Алар үрнәк күрсәтә безгә:

    Чын күңелдән безне каршы ала,

    Алар ачык йөзле, ярдәмчел һәрчакта.

  3. 3. Хак Аллаһы күрә эчкерсезне,

    Җәлеп итә үзенә аны.

    Һәр кешене җылы кабул итик,

    Дусларча каршылап, мәхәббәт күрсәтик.