97 НЧЕ ҖЫР
Йәһвәнең һәр сүзе белән яшибез
-
1. Йәһвәнең һәр сүзе белән
Без тиеш яшәргә,
Көн саен Аллаһы Сүзен
Уйланып укырга.
Бу безгә тынычлык бирә,
Өметне яңарта.
КУШЫМТА:
Бел: Йәһвә сүзләрен уку
Зур файда китерә.
Йәһвәнең һәр сүзе белән
Без тиеш яшәргә.
-
2. Күп тугры кешеләр булган
Борынгы заманда.
Аларның үрнәге безгә
Көч бирә, ныгыта.
Гыйбрәтле сабаклар бик күп
Аллаһы Сүзендә.
КУШЫМТА:
Бел: Йәһвә сүзләрен уку
Зур файда китерә.
Йәһвәнең һәр сүзе белән
Без тиеш яшәргә.
-
3. Йәһвәнең кануны камил,
Киңәше акыллы.
Атабыз юата безне
Үз Хаты аркылы.
Без аннан укыган сүзләр —
Кыйммәтле хәзинә.
КУШЫМТА:
Бел: Йәһвә сүзләрен уку
Зур файда китерә.
Йәһвәнең һәр сүзе белән
Без тиеш яшәргә.