Минем яраткан гаиләм
Йөкләргә:
1. Тату, нык гаилә без.
Бергә без шатланабыз.
Безне Йәһвә берләштергән.
Без гел аралашабыз,
Бергә без өйрәнәбез.
Йәһвә безне, беләбез, кайгырта.
Бөтен гайләләрне ул,
Сезне дә ярата.
КУШЫМТА:
Бу яраткан гайләм,
Һәркемгә урын бар.
Без — бәхетле гайлә:
Зурлар һәм балалар.
Нык һәм тату гайләм.
Чынлап та ярата Йәһвә безне.
2. Бергә эш башкарабыз.
Бергә мәңге яшәрбез,
Буйсынучан булсак кына.
Гайлә — зур фатиха ул,
Аны бик кадерлимен.
Бик зур рәхмәт Аллаһыга.
Гайлә булдыручы ул.
Бик шатмын җырларга:
КУШЫМТА:
Бу яраткан гайләм,
Һәркемгә урын бар.
Без — бәхетле гайлә:
Зурлар һәм балалар.
Нык һәм тату гайләм.
Чынлап та ярата Йәһвә безне.