139 җыр
Аларны какшамас булырга өйрәтегез
-
Өйрәтү Йәһвә сарыкларын
Безне дә бик шат итә.
Хак юлга баскач та аларны
Җитәкләп йөртә Йәһвә.
КУШЫМТА:
Үз сарыкларыңны кайгырт:
Алар торсын бирешмичә.
Гайсә исеме хакына
Үтенәбез, догабызны ишет, Йәһвә.
-
Нык булсын өчен иманнары
Һәркөнне дога кылдык.
Фатиха алсыннар өчен дип,
Аларны без кайгырттык.
КУШЫМТА:
Үз сарыкларыңны кайгырт:
Алар торсын бирешмичә.
Гайсә исеме хакына
Үтенәбез, догабызны ишет, Йәһвә.
-
Йәһвәгә һәм аның Улына
Барысы өметләнсен.
Мәңгелек өчен йөгерештә
Нык калып алар җиңсен.
КУШЫМТА:
Үз сарыкларыңны кайгырт:
Алар торсын бирешмичә.
Гайсә исеме хакына
Үтенәбез, догабызны ишет, Йәһвә.
(Лүк 6:48; Рәс. 5:42; Флп. 4:1 дә кара.)