Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

136 җыр

Аллаһы Патшалыгы килсен!

Аллаһы Патшалыгы килсен!

(Ачылыш 11:15; 12:10)

  1. Мәңгелектән Йәһвә Алла,

    Син мәңгелек Патша.

    Бирдең тәхетне Улыңа:

    Ул идарә итә.

    Туды Патшалык күкләрдә,

    Идарә итсен бар җирдә.

    КУШЫМТА:

    Күкләр куаныгыз:

    Котылу инде бик якын.

    Без дога кылабыз:

    «Патшалыгың килсен, килсен».

  2. Шайтанның вакыты бик аз,

    Моны без беләбез.

    Яхшы көннәр киләчәген

    Без ачык күрәбез.

    Туды Патшалык күкләрдә,

    Идарә итсен бар җирдә.

    КУШЫМТА:

    Күкләр куаныгыз:

    Котылу инде бик якын.

    Без дога кылабыз:

    «Патшалыгың килсен, килсен».

  3. Бар фәрештәләр шатлана,

    Җырлый, сөенәләр.

    Шайтаннан һәм ялганыннан

    Инде азат күкләр.

    Туды Патшалык күкләрдә,

    Идарә итсен бар җирдә.

    КУШЫМТА:

    Күкләр куаныгыз:

    Котылу инде бик якын.

    Без дога кылабыз:

    «Патшалыгың килсен, килсен».