Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

151 җыр

Аллаһы угыллары Мәсихкә кушыла

Аллаһы угыллары Мәсихкә кушыла

(Римлыларга 8:19)

  1. Аллаһының угыллары

    Тиздән кыю чыгар;

    Мәсих кебек, тәхет алып,

    Патша таҗын кияр.

    КУШЫМТА:

    Тиздән бөтен майланганнар

    Күктә бергә булыр.

    Алар Гайсә белән җиңәр,

    Данын уртаклашыр.

  2. Җирдә калган сайланганнар

    Күккә күтәрелер.

    Баш фәрештә үз калдыкка

    Юмарт әҗер бирер.

    КУШЫМТА:

    Тиздән бөтен майланганнар

    Күктә бергә булыр.

    Алар Гайсә белән җиңәр,

    Данын уртаклашыр.

    КҮЧЕШ:

    Шунда алар, гаскәр булып,

    Хәрби сафка басар;

    Бәрән белән никах корып,

    Күктә бергә яшәр.

    КУШЫМТА:

    Тиздән бөтен майланганнар

    Күктә бергә булыр.

    Алар Гайсә белән җиңәр,

    Данын уртаклашыр.