Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без бер тату халык!

Без бер тату халык!

Йөкләргә:

  1. 1. Күп кешеләр сыкрый,

    Һич өметсез йөри.

    Сугышлардан һәркем туйган,

    Юк тынлык беркайда да.

    Әмма вакыт җиткәч

    Һәм Патшалык килгәч,

    Пәрдә ачылыр һәм күренер

    Без көткән манзара:

    КУШЫМТА:

    Яңа дөнья.

    Бердәмлек.

    Һәркем сизә

    Бәхет һәм тынычлык.

    Без бер тату халык!

  2. 2. Бу әкият түгел —

    Барысы үтәлер.

    Кайгы-хәсрәтләр, авырулар

    Булмас бүтән беркайчан да.

    Һәр көн якты булыр,

    Канәгатьлек бирер.

    Кешеләрнең күз яшьләрен

    Сөртәчәк Аллабыз!

    КУШЫМТА:

    Яңа дөнья.

    Бердәмлек.

    Һәркем сизә

    Бәхет һәм тынычлык.

    Без бер тату халык!

    КҮЧЕШ:

    Күз алдыңа китер,

    Шундый мизгел килер:

    Йәһвә боергач, үлем юк булгач,

    Һәрбер кеше таныр

    Тынычлык мирзасын!

    КУШЫМТА:

    Яңа дөнья.

    Бердәмлек.

    Һәркем сизә

    Бәхет һәм тынычлык.

    Яңа дөнья.

    Бердәмлек.

    Һәркем сизә

    Бәхет һәм тынычлык.

    Без бер тату халык!

    Бердәм булу — шатлык!