Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Аллаһыны данлагыз!

Йәһвә Аллаһыны данлагыз!

(Зәбур 96:8)

Йөкләргә:

  1. 1. И Аллаһым, кем сиңа тиң?

    Кем соң синнән бөегрәк?

    Юк башкалар, син бердәнбер.

    Сиңа — дан, хөрмәт һәм кодрәт!

    Ком бөртеге күк булсам да,

    Син кадерлисең мине,

    Тәхетеңнән күзәтәсең,

    Саклыйсың минем җанымны.

    КУШЫМТА:

    Йәһвә Аллам, мин яратам сине,

    Күңелдә хисләр ташый.

    Син — Ходаем, дан-шөһрәткә лаек.

    Ихластан сине мактыйм,

    Бар Галәм сине данлый!

  2. 2. Гомеремнең һәр көнен дә

    Мин багышлыймын сиңа.

    Мәңге сиңа табынырмын,

    Яшәү мәгънәсе бит синдә.

    Горурланып мин сөйләрмен

    Игелегең турында.

    Җир йөзендә бар кеше дә

    Белсен исемең хакында.

    КУШЫМТА:

    Йәһвә Аллам, мин яратам сине,

    Күңелдә хисләр ташый.

    Син — Ходаем, дан-шөһрәткә лаек.

    Ихластан сине мактыйм,

    Бар Галәм сине данлый!

  3. 3. Кыр, елгалар, диңгезләр дә,

    Ай, йолдызлар күкләрдә —

    Бар иҗади эшләрең дә

    Курку вә хөрмәт уята;

    Таң калдырып күрсәтәләр

    Зур мәхәббәт, көчеңне.

    Илһамланып, мин җырлармын,

    Данлап, Аллаһым, тик сине.

    КУШЫМТА:

    Йәһвә Аллам, мин яратам сине,

    Күңелдә хисләр ташый.

    Син — Ходаем, дан-шөһрәткә лаек.

    Ихластан сине мактыйм,

    Бар Галәм сине данлый!

(Шулай ук Зәб. 96:1—10; 148:3, 7 кара.)