Бердәнберем
Йөкләргә:
1. Сөеклем,
Җан кисәгем минем,
Кадерлем,
Минем бердәнберем.
Матур сыйфатларың
Тормышымны бизи,
Яктылыкны
Һәм бәхетне өсти.
Сүзләр һәм эшләрең
Чагылдыра хөрмәт.
Күңелемнән ташый
Назлы, нык мәхәббәт.
КУШЫМТА:
Бергә булыйк мәңгегә.
Хезмәт итик Йәһвәгә.
Үссен көннән-көнгә мәхәббәтебез,
Бердәнберем.
2. Игътибар белән
Тыңлыйсың син мине.
Бердәм булып,
Аллаһыны данлыйк.
Мин күңелем белән
Сизәм сөюеңне.
Пар канатым минем,
Мин яратам сине.
КУШЫМТА:
Бергә булыйк мәңгегә.
Хезмәт итик Йәһвәгә.
Үссен көннән-көнгә мәхәббәтебез,
Бердәнберем.
Бергә булыйк мәңгегә.
Хезмәт итик Йәһвәгә.
Үссен көннән-көнгә мәхәббәтебез,
Бердәнберем.
Бердәнберем.
Җаным.