Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Конгрессларда шатлык кичерү

Конгрессларда шатлык кичерү

Йөкләргә:

  1. 1. Бу дөньяда тынычлык табып булмый,

    Күп илләрдә бит сугышлар бара.

    Ә без конгрессыбызда җыелдык:

    Монда тыныч та, монда рәхәт безгә.

    КУШЫМТА:

    Кардәшләр, минем өчен сез — дусларым һәм гаиләм.

    Без элек күрешмәсәк тә, мин сезне яратам.

  2. 2. Күк йөзендә йолдызлар сыман, бик күп кардәшләр...

    Алар төрле илләрдән, таныш түгел без.

    Шулай булса да, без бер гаилә.

    Син ерактан кул болгыйсың миңа,

    Ә мин елмаям.

    Без, балалар кебек, шатланабыз,

    Хисләремне мин тыя алмыйм.

    КУШЫМТА:

    Кардәшләр, минем өчен сез — дусларым һәм гаиләм.

    Без элек күрешмәсәк тә, мин сезне яратам.

    Кардәшләр, минем өчен сез — дусларым һәм гаиләм.

    Без элек күрешмәсәк тә, мин сезне яратам.

    КҮЧЕШ:

    Бир кулыңны миңа —

    Кардәшлек хисе ныгый.

    Әйдә, бергә

    Аллаһының хак юлыннан барыйк.