Хәзинә эзләү
Йөкләү:
1. Без ишеттек шундый сүзләр:
Табып була, эзләгәндә.
Озак йөздек, эзләп хакыйкать энҗесен,
Сораулар диңгезендә.
КУШЫМТААЛДЫ:
Диңгездә йөзеп, без эзләп йөрдек
Кыйммәт хәзинәне — хакыйкатьне. Кайда ул?
КУШЫМТА:
Озак, озак эзләдек.
Җавап табалмадык.
Уебызда күп сорау булды:
Кеше кайдан килгән һәм нәрсәгә кирәк Алла Патшалыгы?
Күп сорау булды.
2. Хәзинә эзләп, шуны белдек:
Безнең Аллаһыбыз — Бердәнбер.
Бик кыйммәтле энҗе таптык:
Аның исеме Йәһвә.
КУШЫМТААЛДЫ:
Без дәвам итеп, сәяхәт иттек,
Хакыйкать хәзинәсен эзләп йөрдек. Менә ул!
КУШЫМТА:
Озак, озак эзләдек.
Җавап табалмадык.
Ләкин Йәһвә белемнәр ачты:
Кеше кайдан килгән, ничек оҗмах ясар Алла Патшалыгы —
Билгеле булды.
КҮЧЕШ:
Хакыйкатьне белгәнгә, без хәзер сөйлибез
Сусаган кешеләргә.
Күп кешеләр хәзинә эзлиләр
Сораулар диңгезендә.
Аларга ярдәм итәрбез.
КУШЫМТА:
Озак, озак эзләдек.
Төгәл җавап таптык.
Эзләүчеләр хәзинә тапсын.
Кеше кайдан килгән, нинди тормыш бирер Алла Патшалыгы —
Башкалар белсен.