Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

JW.ORG САЙТЫ

JW.ORG сайтын электрон җайланмада куллану

JW.ORG сайтын электрон җайланмада куллану

Сайтның бар битләрен һәм функцияләрен компьютерда тулы экранда гына түгел, ә шулай ук смартфоннар белән планшетларда да кулланып була. Ләкин кечкенә экранлы электрон җайланмаларда сайтның төрле менюлары һәм битләре башкарак ачыла, бу уңайлылык өчен эшләнгән. Бу мәкаләдәге киңәшләр сезгә jw.org сайтыннан кирәкле мәгълүматны табарга булышыр.

 Кечкенә экранлы җайланма өчен меню кулланыгыз

Компьютерда сайтның төп бүлекләренең исемнәре экранның өстәге өлешендә күренә. Төп бүлекләргә басканда, икенче дәрәҗәле меню да ачыла.

Әмма кечкенә экранда бар менюлар вертикаль рәвештә күрсәтелә. Менюлар, кулланылмаганда, экранның урынын алмас өчен, күренми башлый.

  • Меню ачылсын өчен яки яшеренсен өчен, Меню төймәсенә басыгыз. Берәр бүлеккә күчәр өчен, бу бүлекнең исеменә басыгыз.

  • Икенче дәрәҗәле менюның вкладкаларын күрер өчен, Киңәйтү төймәсенә басыгыз. Менюдагы берәр вкладканы ачар өчен, бу вкладка исеменә басыгыз.

  • Икенче дәрәҗәле менюның вкладкаларын яшерер өчен, Яшерү төймәсенә басыгыз.

  • Төп биткә кире кайтыр өчен, JW.ORG төймәсенә басыгыз.

  • Сайтны карап булган телләр исемлеген күрер өчен, Телләр төймәсенә басыгыз.

  • Эзләү функциясен кулланып материалны табар өчен, Эзләү төймәсенә басыгыз.

 Басманың мәкаләләрен яки бүлекләрен ачыгыз

Компьютерда берәр басманың мәкаләсен я бүлеген укыганда, басма эчтәлеге һәрвакыт күренә. Әмма кечкенә экраннарда эчтәлек күренми.

  • Эчтәлекне күрер өчен, Панельне күрсәтү төймәсенә басыгыз. Эчтәлектәге берәр мәкаләне я бүлекне ачар өчен, аның исеменә басыгыз.

  • Моннан алдагы мәкаләгә яисә бүлеккә күчәр өчен, Артка дигән төймәгә басыгыз.

  • Киләсе мәкаләгә яки бүлеккә күчәр өчен, Алга дигән төймәгә басыгыз.

  • Эчтәлек күренмәсен өчен һәм мәкаләне я бүлекне укуыгызны дәвам итәр өчен, Панельне яшерү төймәсенә басыгыз.

 Изге Язмаларны онлайн кулланыгыз

КИТАПХАНӘ > ИЗГЕ ЯЗМАЛАР дигән сылтама буенча үтегез һәм Изге Язмаларны сайлагыз. Я баш биттәге «Изге Язмаларны онлайн укыгыз» дигән төймәгә басыгыз. Искәрмә: «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» (өйрәнү басмасын) куллансагыз, «Изге Язмаларның өйрәнү басмасын кулланыгыз» дигән мәкаләне карагыз.

Ачыла торган исемлекләрдән Изге Язмаларның китабын һәм бүлеген сайлагыз, ә аннары Әйе дигән төймәгә басыгыз.

  • Изге Язмаларның эчтәлеген, шул исәптән кереш материалны һәм кушымталарны күрер өчен, Панельне күрсәтү төймәсенә басыгыз.

  • Моннан алдагы бүлеккә күчәр өчен, Артка дигән төймәгә басыгыз.

  • Киләсе бүлеккә күчәр өчен, Алга дигән төймәгә басыгыз.

  • Изге Язмаларның эчтәлеге күренмәсен өчен, Панельне яшерү дигән төймәгә басыгыз.

 Мәкаләнең аудиоязмасын тыңлагыз

Мәкаләнең аудиоязмасы булса, Аудиопанель чыга.

  • Аудиоязманы тыңлар өчен, Уйнату дигән төймәгә басыгыз.

  • Уйнатуны туктатыр өчен, Пауза төймәсенә басыгыз. Аудиоязманы яңадан уйнатыр өчен, Уйнату төймәсенә тагын бер кат басыгыз.

  • Аудиоязма буенча берәр урынга күчәр өчен, уйнаткыч шудырмасын алга я артка таба хәрәкәт итегез.

Мәкаләнең аудиоязмасын уйната башлагач, битнең аскы өлешенә төшсәгез дә, Аудиопанель күренеп калачак. Моның ярдәмендә сез, битнең өске өлешенә кайтмыйча, аудиоязманы туктата я яңадан уйната аласыз.