23 ИЮЛЬ, 2020
ЯПОНИЯ
Көньяк Япониядә көчле яңгырлар су басуга һәм җир шуышуга китерде
2020 елның июлендә Япониянең Кюсю утравында көчле яңгырлар су басуга һәм җир шуышуга китерде. Кардәшләребез аеруча Кумамото префектурасындагы Минамата һәм Хитоёси шәһәрләрендә һәм Фукуока префектурасындагы Омута шәһәрендә зыян күрде. Бер Йәһвә Шаһите дә вафат булмады, ләкин бер абый һәм бер апа-кардәшебез бераз җәрәхәтләнде. Су басу аркасында — кардәшләрнең 48 йорты һәм 2 Патшалык Залы, ә җир шуышудан 2 Патшалык Залы зарар күрде.
Моңарчы Япония филиалы Кюсю һәм Окинава утрауларында COVID-19 пандемиясе вакытында ярдәм күрсәтү комитетын оештырган иде. Хәзер бу комитет су басудан зыян күргәннәргә булыша. Филиалның төзү-проектлаштыру бүлеге һәм район күзәтчеләре ашыгыч ярдәм күрсәтә.
Без «чыдамлык һәм юаныч бирүче Аллаһы» Йәһвә кардәшләребезгә көч өстәсен дип дога кылабыз (Римлыларга 15:5).