Төп мәгълуматка күчү

ДӨНЬЯКҮЛӘМ ЯҢАЛЫКЛАР

Иманнары өчен төрмәдә. Кырым

Иманнары өчен төрмәдә. Кырым

2017 елның апрель аенда Россиядә Йәһвә Шаһитләренең оешмасы рәсми рәвештә тыелды. Ләкин хөкүмәт юридик оешма белән генә түгел, ә бу динне тоткан кешеләр белән дә көрәш алып бара башлады. Шул вакыттан бирле полиция, Йәһвә Шаһитләренең җыелышларына күп тапкыр бәреп кереп, дистәләгән кардәшебезне кулга алды. Кайберләре төрмәгә утыртылды. Эзәрлекләүләр Кырым ярымутравына да килеп җитте.

Иң беренче рейд 2018 елның 15 ноябрендә Джанкой шәһәрендә булды. Полиция хезмәткәрләре һәм спецназ (якынча 200 кеше) Йәһвә Шаһитләре җыелган 8 йортка бәреп керде. Мәсәлән, Сергей Филатов кардәшнең йортына 35 ләп спецназ хезмәткәре килеп кергән. Анда 6 кардәш җыелган булган. Билгеле, кардәшләребез шок кичергән. 78 яшьлек бер абый-кардәшне башта стенага терәгәннәр, аннан соң идәнгә егып, кулларына наручниклар кидереп кыйнаганнар. Бу мәрхәмәтсез мөгамәлә нәтиҗәсендә аңа ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ике абый-кардәшнең кан басымы күтәрелгән. Алар да хастаханәгә эләккән. Ә бер йөкле апа-кардәшнең бу хәлләр аркасында баласы төшкән.

Бу рейдтан соң Сергей Филатовны Җинаятьләр кодексының 282.2 статьясының беренче өлешен бозуда — «экстремистик эшчәнлек оештыруда» гаепләделәр. 2020 елның 5 мартында Кырым өлкә суды Сергейны гомуми режим колониясенә 6 елга хөкем итте. Аны суд залыннан ук төрмәгә алып киттеләр.

Бу очрактан соң да полиция Йәһвә Шаһитләренең йортларына рейдлар һәм анда тентүләр үткәрүен дәвам итте. Соңгы очрак 2023 елның 22 маенда Феодосия шәһәрендә булды. Уннан артык кеше (аларның бишесе коралланган иде) иртәнге 6:30 да бер йортка бәреп кергән. Алар кардәшләребезгә идәнгә ятарга боерган һәм 3 сәгатьтән артык вакыт тентү үткәргән. Бер абый-кардәшне, сорау алу өчен, Севастополь шәһәренә алып киткәннәр.

Хәзерге вакытта тентүләр һәм судлар нәтиҗәсендә, экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, 9 абый-кардәш төрмәдә утыра. Кайберләре алты ярым елга хөкем ителгән.

Кайбер саннар һәм вакыйгалар

  1. 2024 ел, 18 июль

    Хәзерге вакытка Кырымдагы 9 Йәһвә Шаһите төрмәдә утыра.

  2. 2023 ел, 22 май

    Феодосиядәге кардәшләрнең бер йортында тентү үткәрелә. Электрон җайланмалар конфискацияләнә, һәм бер абый-кардәшне сорау алу өчен алып китәләр.

  3. 2021 ел, 5 август

    Йәһвә Шаһитләренең 8 йортында рейд үткәрелә. Александр Дубовенко һәм Александр Литвенюк кулга алына.

  4. 2020 ел, 1 октябрь

    Севастополь шәһәрендә 9 йортка тентү белән киләләр. Игорь Шмидт кулга алына һәм СИЗОга җибәрелә.

  5. 2019 ел, 4 июнь

    Севастополь шәһәрендә 10 йортта тентү үткәрелә. Виктор Сташевскийны экстремистик эшчәнлек оештыруда гаеплиләр.

  6. 2019 ел, 20 март

    Алупка һәм Ялта шәһәрләрендә спецназ кардәшләребезнең 8 йортына бәреп керә. Артем Герасимовтан сорау алалар һәм экстремистик эшчәнлек оештыруда гаеплиләр.

  7. 2018 ел, 15 ноябрь

    Джанкой шәһәрендә якынча 200 полиция хезмәткәре һәм спецназ сугышчысы Йәһвә Шаһитләренең 8 йортына, шул исәптән Сергей Филатов йортына да, бәреп керә.