Италия
Медицина фәннәре докторы Клаудио Ронко белән интервью
«Без пациентка бик сирәк кенә кан салабыз».
Медицина фәннәре докторы Патрицио Мацца белән интервью
«Әгәр яман шешнең мондый төрләре турында әйтәбез икән, мәсәлән, лимфома я лейкоз, я Көнбатыш илләрендә киң таралган миелома, һич тә шикләнмичә болай дип әйтеп була: яман шешнең бу төрләрен канны кулланмыйча дәвалап була».
Медицина фәннәре докторы Альфредо Гульельми белән интервью
«Йәһвә Шаһитләре ярдәмендә без канны сирәгрәк куллана башладык. Моның өчен без пациентны операция алдыннан тикшереп әзерлибез. Һәркемгә аерым игътибар бирелә. Операция үзе ничек үтәчәк? Без моның турында алдан ук фикер алышабыз. Пациент әзрәк кан югалтсын өчен, тиешле чаралар күрәбез. Анемия булганда, операция алдыннан тиешле адымнар ясыйбыз».
Медицина фәннәре докторы Лука Велтерт белән интервью
«Хәзер, операцияләр үткәргәндә, азрак кан куллана башладылар. Хәтта пациент Йәһвә Шаһите булмаса да, бөтен дөньяда кан кулланмаска тырышалар, чөнки кан кулланмыйча дәвалау яхшырак нәтиҗәләргә китерә. Моңа дәлилләр саны үсә бара гына».
Медицина фәннәре докторы Массимо Франки белән интервью
«Медицина белгече буларак, мин Йәһвә Шаһитләренә бик рәхмәтле. Мин канны әзрәк куллану мөмкин дә, мөһим дә икәнен күрдем».
Медицина фәннәр докторы Антонио Пинна белән интервью
«Минемчә, без пациентларны диннәренә карап бүләргә тиеш түгел. Хәтта Йәһвә Шаһитләре булмаган кайбер кешеләр кан салырга теләми».