24 ДЕКАБРЬ, 2021
КАНАДА
Канададагы абый-кардәшләр төзәтү лагерьларен үткән
1946 елның җәендә Канада хакимияте Йәһвә Шаһитләренең соңгы төркемен төзәтү лагерьлареннан азат иткән. Гомумән алганда, якынча 300 яшь абый-кардәш хәрби хезмәттән баш тартканнары өчен Канаданың ерак өлкәләренә сөрелгән булган. Авыр эш һәм кырыс яшәү шартларына карамастан, кардәшләребез рухи яктан көчлерәк булып киткән. 2021 елда кадерле кардәшләребезнең лагерьлардан азат ителгәненә 75 ел тулган. Шул кардәшләрнең берсе — Дон Маклин әле дә исән. Ул болай дигән: «Сугыш елларында авыр булса да, бар кичергәннәрем мине ныгытты. Мин ул елларны һәрвакыт рәхмәт хисе белән искә алырмын».