28 ИЮЛЬ, 2020
РОССИЯ
Россия суды Спирин Евгенийга ярты миллион сум штраф салды
2020 елның 28 июлендә Фурманов шәһәре суды (Иваново өлкәсе) Спирин Евгений кардәшебезгә хөкем карары чыгарды. Прокуратура аны 7 елга төрмәгә утыртырга сораган иде. Әмма суд аңа 500 000 сум штраф салды. Спирин кардәш бу карарга каршы шикаять белдерәчәк.