Төп мәгълуматка күчү

Алёна кардәш үз йорты каршында утыра. Ракета шартлавы аркасында йорт зур зыян күргән. Кардәшләр аңа шунда ук ярдәмгә килгән

2022 ЕЛ, 4 ИЮЛЬ
УКРАИНА

СОҢГЫ ХӘБӘРЛӘР (№ 10) | Кардәшләр Украинадагы сугыш вакытында ярату күрсәтә

Алар кыю, кайгыртучан һәм ышанычка лаек

СОҢГЫ ХӘБӘРЛӘР (№ 10) | Кардәшләр Украинадагы сугыш вакытында ярату күрсәтә

Украинадагы кардәшләр үз имандашларына ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Алар бер-берсенә риясыз ярату күрсәтәләр.

Алёна исемле апа-кардәшкә 81 яшь. 6 июнь көнне аның йортыннан берничә метр ераклыкта бер ракета шартлаган. Моның аркасында күршесенең йорты җимерелгән, ә ракета шартлаган урында 7 метр тирәнлектәге чокыр калган. Алёна кардәшнең йорты да зур зыян күргән.

Ул болай дип сөйли: «Мин йоклап ята идем. Шунда башым очында стена ишелеп төште. Тирә як караңгыланды, куе тузан күтәрелде. Бөтен җирдә пыяла кисәкләре һәм ташлар ята иде. Мин Йәһвәгә исән калуыма рәхмәтләр әйттем». Берничә минуттан соң аның йорты янына кардәшләр килгән. Алар белән бергә үз йорты зур зыян күргән бер абый-кардәш тә килгән. Алёна кардәш болай дип дәвам итә: «Кардәшләр килеп, барысын күргәч, сүзсез катып калды. Аларның килүләре миңа көч өстәп җибәрде. Янымда булуларына мин бик шат идем».

Сергей исемле өлкән Алёна кардәш янына җыелыштагы яшьләр белән еш кына килгәли торган булган. Ул болай дип сөйли: «Алёна кардәшнең йорты янында булган шартлау турында ишеткәч, мин бик курыктым һәм борчылдым. Аның исән-имин булуын күргәч, мин тынычландым. Ул чак кына җәрәхәтләнгән генә иде. Мине шунсы гаҗәпләндерде: Алёна кардәш йортының җимерекләре арасыннан иң беренче итеп берничә көн элек бирелгән Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны эзләргә кереште».

Бәхеткә каршы, аның туганнары аңа яңа йорт тапканнар. Җыелыш аңа ярдәм итүен дәвам иткән. Өлкәннәр һәр көн аның хәлен белешеп торган. Алёна кардәш җыелыш очрашуларыннан файда ала алсын өчен кардәшләр аңа ишетү аппараты табып биргән. Алёна кардәш болай ди: «Кайвакыт үземне көчсез хис итәм. Ләкин очрашулар миңа көч өстәп тора. Кардәшләр миңа еш кына шалтырата. Мин аларга моның өчен бик рәхмәтле».

Бер ир белән хатын башка 200 вәгазьче белән бергә бер Патшалык Залының подвалында яшеренгәннәре турында сөйләгән. Хатын болай дип әйткән: «Миңа аеруча өлкәннәрнең кайгыртуы тәэсир итте. Алар Давытны хәтерләтә иде. Ул үз сарыкларын яклар өчен, үз тормышын куркыныч астына куеп, арыслан һәм аю белән көрәшкән. Подвалда утыручы өлкәннәр, үлем янаса да, безгә ризык һәм су табып торды, шулай ук подвалда якты булсын өчен, ягулык алып килде. Шулай итеп без җыелыш һәм вәгазь очрашуларын үткәрә алдык. Шартлау тавышлары еш кына ишетелеп торса да, өлкәннәр өйләрендә калган имандашларына регуляр рәвештә килеп китеп тордылар. Аларга ризык белән су алып килделәр һәм юатып тордылар. Мин бу өлкәннәрне бик хөрмәт итәм. Бу вакыйгаларга кадәр, мин аларны өйрәтүчеләр һәм вәгазьчеләр итеп белә идем. Ә хәзер мин аларны ышанычка лаек көтүчеләр итеп күрәм. Кыюлык, кайгырту һәм ышанычка лаек булу ягыннан алар яхшы үрнәк булып тора!»

Украинадагы бер җыелышның вәгазьчеләре шул илнең Бәйтеленә ярдәм итү эшендә җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләр турында болай дип язган: «Без аларга чын күңелдән рәхмәтле. Йәһвә имандашлар аша безне гаҗәеп итеп кайгыртып тора. Без Гайсә сүзләренең хаклыгын үзебез татып карадык: „Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр“ (Яхъя 13:35)».

2022 елның 21 июнь көненә Украинадан, җирле кардәшләр ярдәмендә, аста күрсәтелгән саннар килде. Ләкин шуны әйтергә кирәк: бу саннар тагы да зуррактыр, чөнки илнең кайбер өлешләре белән элемтәгә керү авыр.

Кардәшләр турындагы мәгълүмат

  • 42 вәгазьче вафат булган

  • 83 вәгазьче җәрәхәтләнгән

  • 31 185 вәгазьчегә үз йортларын калдырырга туры килгән

  • 495 йорт җимерелгән

  • 557 йорт зур зыян күргән

  • 1429 йорт өлешчә зыян күргән

  • 5 Патшалык Залы тулысынча җимерелгән

  • 8 Патшалык Залы зур зыян күргән

  • 34 Патшалык Залы өлешчә зыян күргән

Ярдәм күрсәтү

  • Украинада 27 ЯИК эш итә

  • Бу комитетлар 52 348 вәгазьчене куркынычсызрак яшәү урыннарына урнаштырган

  • 23 433 вәгазьче башка илләргә качкан. Анда алар турында җирле кардәшләр кайгырта